news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өстәмә саклык чаралары кертелде

Кешеләр күп булучы урыннарда полиция көчәйтелгән режимда эшли.

Казанда өстәмә саклык чаралары кертелде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 апрель, «Татар-инфом»). Санкт-Петербург метрополитенында теракт соң һәм Әстерханда полиция хезмәткәрләренә һөҗүмнән соң Казанда өстәмә саклык чаралары кертелә. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча җитәкчесе Алексей Соколов җиткерде.

Эшлекле дүшәмбе бер минутлык тынлык белән башланды. Үз чыгышында Соколов Казан полициясенең шәхси составы, бигрәк тә кеше күп булучы урыннарда, көчәйтелгән вариантта эшләүгә күчүен җиткерде. Метрода өстәмә нарядлар куелган.

«Моннан тыш, этләр белән кинологлар хезмәте өстәлде, Росгвардия хәрбиләре бу эшкә тартылды», – дип җиткерә Алексей Соколов.

Шулай ук ул  предприятиеләрдә карау системасы, юл-патруль хезмәте һәм ЮХИДИ хезмәтләре көчәйтелүен билгеләп үтә. Нәтиҗәдә, шимбәдә наркотикларның эре партиясе тоткарланган –  бер автомобильне тикшергәндә 5 килограмм наркотик матдә табылган.

«Казан халкы вазгыятьтән хәбәрдар һәм саклык чараларына аңлап карый, кирәк вакытта ярдәм күрсәтә. Соңгы тәүлектә генә дә полиция бүлекләренә шикле әйберләр турында 100ләп хәбәр керде. Барысына да хезмәткәрләр һәм кинологлар чыкты», – дип өстәде Алексей Соколов.

news_right_1
news_right_2
news_bot