news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда өстәл теннисы буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры ачыла

Казанда өстәл теннисы буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры ачыла

(Казан, 17 декабрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда өстәл теннисы буенча «Бәхетле Кубогы» V Бөтенроссия яшүсмерләр турниры ачыла. Юбилей ярышларына Россиянең төрле төбәкләреннән 200 гә якын яшь теннис «йолдызчыклары» жыелды.

Татарстан Республикасын ярышларда йөзгә якын спортчы тәкъдим итә, алар арасында халыкара турнирлар призерлары Марсель Вәлиев, Искәндәр Заһидуллин, Эльза Шәрипова, Тимур Белов һәм башкалар. «Бәхетле» сәүдә компаниясе – быел ярышларның генераль иганәчесе, җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Турнир нәтиҗәләре буенча Россия һәм Идел буе федераль округлары беренчелекләрендә катнашу өчен жыелма команда тупланачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100