news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда СССРның халык рәссамы Харис Якупов белән хушлаштылар

Харис Якуповның җәсәде Казанның Арча зиратында җирләнде

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Люция Камалова). Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә СССРның халык рәссамы Харис Якупов белән хушлаштылар. Чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук мәшһүр рәссамның туганнары һәм якыннары, республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Матәм митингын ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева ачып җибәрде. Ул Татарстанның гына түгел, Россиянең мәдәнияте зур югалту кичерүен билгеләп үтте – Татарстан рәсем сәгате өлкәсендә аерым урын биләгән оста арабыздан китте.
“Харис Якупов – бүгенге заманның мәшһүр рәссамы, - диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. – Аның иҗат гасыры тәмамланса да, әсәрләре калды. Без моның кадерен белергә тиеш”. Республика башлыгы мәшһүр татар рәссамының Бөек Ватан сугышында катнашуын искәртте һәм Харис Якуповның Бөек Җиңүнең 65 еллыгына кадәр яши алмавын әйтте. “Без аның белән горурланабыз. Аның турындагы истәлекләр күңелләребездә мәңге сакланыр. Тыныч йокла, Харис Абдрахманович”, - диде Минтимер Шәймиев.
Россия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели һәм Суриков институты ректоры Анатолий Бичуковның кайгы уртаклашу телеграммаларын Россия сәнгать академиясе президиумы әгъзасы Анатолий Любавин укыды. ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев Харис Якупов хакындагы хатирәләре белән ураклашты.
Россия Рәссамнар берлеге секретаре Алексей Суховецкий РФ Рәссамнар берлеге рәисе исеменнән рәссамның туганнары һәм якыннарына адресланган телеграмманы укыды. “Харис Якупов безгә гаять зур мирас калдырды, аның кыйммәте ел саен арта барачак”, - дип ассызыклады Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.
Харис Якуповның җәсәде Казанның Арча зиратында җирләнде.
Харис Абдрахман улы Якупов – мәшһүр татар рәссамы, җәмәгать эшлеклесе, Россия сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы. Ул 17 февральдә 91 нче яшендә вафат булды.
Узган елның 23 декабрендә Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Харис Якуповка 90 яшь тулуга багышланган “Рәссам, гаилә, укучылар” дигән күргәзмә ачылды. Тамашачылар игътибарына атаклы рәссамның киң катлау сәнгать сөючеләргә элегрәк билгеле булмаган картиналары тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot