news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров урамы барлыкка киләчәк

Совет районындагы урамга яңа исем биреләчәк.

Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров урамы барлыкка киләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан башкаласының Совет районындагы бер урамга СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исеме биреләчәк. Шул хактагы карар Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында урын алган.

«Казан шәһәренең Совет районында яңадан формалашкан урамга СССРның халык артисты, татар совет театр һәм кино актеры Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы (1958-2012) исемен бирергә һәм алга таба аны «улица Шауката Биктемирова - Шәүкәт Биктимеров урамы» дип атап йөртергә», - диелә документларда.

Шәүкәт Биктимеров Саба районында туган. Үз карьерасында йөздән артык роль башкарган. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр роле – шуларның иң күренеклесе.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллинга йөкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot