Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда спортның судагы төрләре буенча ДЧ-2015 партнерлары белән килешү имзаланды
“Бу проектны илкүләм һәм халыкара эре компанияләр хуплавына бик рәхмәтлебез”, - диде ТР Президенты
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Министрлар Кабинетында 2015 елда Казанда спортның судагы төрләре буенча ФИНА 16 нчы Дөнья чемпионаты һәм «Мастерс» категориясендәге спортның судагы төрләре буенча ФИНА 16 нчы Дөнья чемпионаты партнерлары белән ниятләр турындагы Килешү имзаланды. Документны имзалау чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Аерым алганда, “АвтоВАЗ” (“Автомобильләр” категориясе), “Ак Барс” банкы ААҖ (“Банклар” категориясе), “Система.Ит” ҖЧҖ (“Таможня операцияләрен камилләштерү хезмәтләре” категориясе), “Шенкер” ЯАҖ (“Халыкара хезмәт/Йөкләр буенча локаль оператор” категориясе), “Лаборатория Касперского” ЯАҖ (“Антивирусная защита” категориясе), “Фитнес-премиум" ҖЧҖ (“Фитнес-хезмәтләр” категориясе) белән килешү төзелде.
Чемпионатны оештыру комитеты ягыннан “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров имза куйды. Имзалау тантанасында шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
“Безнең илдә мондый ярышлар беренче тапкыр уза. Казанның мондый ярышлар үткәрергә лаеклы булуы белән горурланабыз. Бу проектны эре илкүләм һәм халыкара компанияләре хуплавына бик рәхмәтлебез. Без сезнең профессиональ хезмәтләрегез белән кызыксынабыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов партнерларны сәламләп.
“Россиягә карата ялгыш мөнәсәбәтләр чорында спорт киеренкелекне һәм проблемаларны юкка чыгарырга тиеш дип саныйм. Безгә төрле илләрдән күп кунаклар киләчәк, спорт вакыйгаларын күп санлы тамашачылар караячак. Бу безнең өчен яхшы реклама”, - диде ТР Президенты.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров, үз чиратында, проектта катнашулары һәм кызыксынулары өчен партнерларга рәхмәт белдерде. “Быел без чемпионатны таныту буенча төрле чаралар комплексы үткәрдек. 2015 елда сезнең белән бергә зур эш башкарырга кирәк булачак, - диде ул. – Партнерлар исәбендә танылган компанияләр булуы белән горурланабыз. Бу компанияләр чемпионатны халыкара федерация таләпләре һәм югары дәрәҗәдә үткәрү өчен сервислар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк”.
Азат Кадыйров сөйләвенчә, хәзер башка компанияләр белән дә хезмәттәшлек турында килешү алып барыла, киләсе елда чираттагы килешүләр имзаланачак. “Чит ил партнерлары эзләүне дәвам итәбез. Агымдагы икътисадый вазгыять нәтиҗәсендә билгеле катлаулылыклар бар. Партнерларыбыз арасында, Россиянекеннән тыш, халыкара брендлар да булсын өчен бу сөйләшүләрне уңышлы төгәлләрбез дип ышанам”, - дип белдерде ул журналистларга.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз