news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты волонтерларын сайлау башлана

20 нче сентябрьдә анкета белән чемпионатның рәсми сайтында танышырга була

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты волонтерларын сайлау башлана.

Бүген Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә Россиянең волонтерлык хәрәкәте лидерлары онлайн-анкетаны тутырган беренче кандидатлар булачак. Шул рәвешле, алар заявка кампаниясенә рәсми төстә старт бирәчәк. Икенче көнне анкета чемпионатның kazan2015.com рәсми сайтында барлык теләүчеләр өчен үтемле булачак.

Искәртеп узабыз, волонтерлар җыю буенча заявка кампаниясе башланыр алдыннан, 16-20 нче сентябрь көннәрендә Volunteers’ Academy-2014 бөтенроссия белем бирү лагере уза.

2500 волонтердан торган командага Казан һәм Татарстаннан гына түгел, илнең төрле төбәкләреннән һәм илләреннән вәкилләр керәчәк, дип хәбәр итә чемпионатның матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot