news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧ бюджеты 3,5 млрд сум тәшкил итә - министр Леонов

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры сүзләренә караганда, капиталь чыгымнар булмаячак

 (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов быел августта уздырылачак Спортның су төрләре буенча ДЧ бюджеты турында белдереп: “Билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә, без гел исәпләүдә. Безне бюджет кысаларыннан чыгармаулары аңлашыла. Вакыты ул түгел. Без катгый лимитта. Хәзер бюджет тәгаенләнә”, - дип сөйләде министр Леонов Sovsport.ru хәбәрчесенә.

ТР спорт министры сүзләренә караганда, капиталь чыгымнар булмаячак . “Төп чыгымнарны "Kazan-Arena"да бассейн, Спортның су төрләре сарае янында су полосы өчен вакытлы бассейн һәм хай-дайвинг өчен корылма ясау тәшкил итәчәк. Башка андый эре чыгымнар көтелми. Спорт чарасын ачу һәм ябу тантанасы, яшәү-туклану, транспорт белән тәэмин итү, логистика һ.б. кебек гомуми чыгымнар көтелә. Нәтиҗәдә, барлык бюджет 3-3,5 миллиард сум чамасы булыр дип көтелә. Бүгенгә бу сан шул чама, беренче кварталда аны тәгаен расларбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100