Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында транспорт хәрәкәте аерым сәгатьләрдә 3 көн чикләнә
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов шул хакта аңлатма бирә
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын үткәрү дәвамында транспорт хәрәкәте аерым сәгатьләрдә 3 мәртәбә чикләнәнәчәк.
Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында уздырылган ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Сибгать Хәким урамы буенча хәрәкәт 22 июль – генераль репетиция көнне, шулай ук 24 июль – чемпионатны ачу тантанасы вакытында чикләнә. 9 август – ярышларны ябу тантанасы вакытында да шул ук хәл кабатлана. “Шуннан кала, башка урамнарны ябу һәм халыкка уңайсызлыклар тудыру булмаячак”, – дип сөйләде республиканың баш автоинспекторы һәм юлларны ябуның төгәл вакыты турындагы мәгълүматның алдан җиткереләчәген билгеләп узды.
Рифкать Миңнеханов искәрткәнчә, ярышларга әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында Казан юлларында махсус кызгылт-сары төстәге сызыклар сызылды: алар буенча шәһәр транспорты һәм чемпионатның махсус транспорты гына хәрәкәт итә ала. Әлеге вакытлыча бүленгән юлга чыгучы башкаларны 1,5 мең сум күләмендә штраф көтә.
“Без 16 августка кадәр эшлибез. Сабырлык туплап, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк булачак”, – диде ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз