Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты рәсми сайтында ярышларның имидж ролигы пәйда булды
Роликның идеясе спортчының беренче уңышыннан һәм уңышсызлыгыннан алып, дөньякүләм ярышларга кадәр узган юлын күрсәтүдән гыйбарәт
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Хәзер 2015 елда Казанда узачак Спортның су төрләре буенча FINA 16 нчы Дөнья чемпионаты сайтында ярышларның рус, татар һәм инглиз телләрендә имидж ролигын карарга мөмкин.
Роликның идеясе спортчының беренче уңышыннан һәм уңышсызлыгыннан алып, дөньякүләм ярышларга кадәр узган юлын күрсәтүдән гыйбарәт. “Без спортчыларга мөрәҗәгать иттек, һәм алар стартка кадәрге җиңүләрнең көндәлек тренировкаларда яулануы һәм катгый дисциплина турында сөйләде. Алар нәкъ менә шул этапны иң катлаулысы дип белдерде. Шулай итеп, дөнья күләмендә ил данын яклауга хокук алу өчен барлык профессиональ спортчылар уза торган стартка кадәрге юлны күрсәтү идеясе туды. Бу юл, стартка караганда катлаулырак, аның максаты бер генә – көчлене табу”, - ди мини-фильмны төшерүчеләр.
Видеоны төшерүдә Татарстан атлетлары: дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Яна Мартынова, суга сикерү буенча ТР җыелма командасында катнашучы Александр Румянцев, “Синтез” ватерполистлары һәм ТР җыелма командасы синхронистлары катнашты, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча FINA 16 нчы Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз