Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда спортчан-декоратив күгәрченнәр күрсәтелә
Күргәзмәгә керү - бушлай
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). 10, 11 гыйнварда Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында күгәрченнәр спорты буенча чемпионат кысаларында спортчан-декоратив күгәрченнәрнең традицион күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәгә керү - бушлай.
Казан каласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе белешмәсе буенча, әлеге күргәзмә Татарстанның танылган күгәрченнәр тотучысы Рәис Вәлиевкә багышлана. Рәис Вәлиев – ТРның Күгәрченнәр тоту спортын яратучылар берлеге үсешенә зур өлеш керткән кеше. Чемпионатка Мәскәү, Сарытау, Самара, Краснодар, Ульяновск, Чиләбе, Йошкар-Ола һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән катнашучылар киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз