news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда спорт судьяларының Бөтенроссия семинары ачылды

Казанда спорт судьяларының Бөтенроссия семинары ачылды

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казанда өстәмә белем бирүче педагогларының квалификацияләрен күтәрү буенча Бөтенроссия семинары ачылды. Бер атналык укуга Россиянең 20 төбәгеннән туристлыкның күп төрле ярышлары буенча 150гә якын судья җыелган, аларның барысына да киләсе елның җәендә, укучыларның Татарстан башкаласында үтәчәк Бөтенроссия туристлык слетын оештыру һәм үткәрүдә катнашырга туры киләчәк.

2005 елның июлендә Россия һәм Белоруссиянең төрле почмакларыннан меңгә якын укучы Бөтенроссия туристлык слетына җыелачак. Зур спорт бәйрәме Казанның 1000 еллыгын үткәрү кысаларында үтәчәк. Бүген башланган уку вакытында булачак ярышлар судьяларына слет хәлен өйрәнергә, ярыш кагыйдәләре буенча фикер алышырга, мөмкин булган судья хаталарына анализ ясарга кирәк булачак. Семинарны оештыручылар - балалар-яшьләр туристлыгы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге һәм республиканың "Сәяхәт" методик үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100