news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Спорт сараеның элеккеге боз аренасын ремонтлауга 58 млн сумга якын акча тотылачак

Казанда Спорт сараеның элеккеге боз аренасын ремонтлауга 58 млн сумга якын акча тотылачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанның Мәскәү урамында урнашкан Спорт сараендагы боз аренасына капиталь ремонт ясарга ниятлиләр. Эшләрнең бәясе 57,7 миллион сум тәшкил итәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда.

Киләсе елның җәенә кадәр подрядчыга төзелеш-монтаж эшләрен башкарырга һәм мебель сатып алырга кирәк булачак. Эшләрнең заказчысы - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Спорт сарае 1966 елда ачылган. 2005 елга кадәр биредә «Ак Барс» хоккей клубы өй матчларын үткәрде. Нәкъ менә шушы аренада Казан командасы беренче тапкыр 1997/1998 елгы сезонда Россия чемпионы титулын яулады.

«Ак Барс» инде ике дистә ел «Татнефть Арена»да уйный, әмма узган елның февралендә «Киләчәк уеннары»н уздыру кысаларында беразга иске мәйданга әйләнеп кайттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot