Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда спорт остасы Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык турнир узачак
Ярышлар Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, шулай ук Түбән Новгород, Чиләбе, Ульяновск һәм Пермь өлкәләреннән килгән катнашучылар командаларын берләштерәчәк.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 28-30 ноябрьдә СССРның спорт остасы Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык турнир узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышлар Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, шулай ук Түбән Новгород, Чиләбе, Ульяновск һәм Пермь өлкәләреннән килгән катнашучылар командаларын берләштерәчәк. Бүләк комплектлары 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында 13 авырлык категориясендә уйнатылачак.
Ярышларны ачу тантанасы 29нчы ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә «Ракета» спорт - сәламәтләндерү комплексында узачак. Турнир ел саен үткәрелә һәм ун елдан артык уздырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Шамил Ганиев СССР спорт мастеры исемен алган, берничә тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, дүрт тапкыр Идел буе чемпионы, РСФСР чемпионатының бронза призеры һәм башка бик күп ярышларда җиңүче булган. 1970 елда «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексында тренер-укытучы эшчәнлеген башлап җибәргән. Шамил Ганиев Татарстанның һәм Россиянең 60тан артык чемпионын һәм призерын, 15 спорт мастерын һәм 100дән артык спорт мастерлыгына кандидат әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз