news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда спорт һәм сәламәтлек ункөнлегенең кызган мәле

Физкультура–массакүләм чараларда теләгән һәркем катнаша ала

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). 1-10 гыйнвар көннәрендә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе объектларында спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында физкультура-массакүләм чаралар оештырыла. Академиядән хәбәр итүләренчә, Яңа ел каникуллары көннәрендә казанлылар һәм башкала кунакларына, шул рәвешле, саф һавада ял итеп кенә калмыйча, тулы бер елга уңай эмоцияләр алу мөмкинлеге тудырыла.
“Буревестник” йөзү бассейны бүген Казанда спорт белән шөгыльләнү өчен иң популяр урыннарның берсе санала. Көн саен бассейнда 500 дән артык кеше шөгыльләнә. Спортның уен төрләре залында исә тәҗрибәле тренерлар күзәтчелегендә спорт-савыктыру төркемнәре өчен дәресләр уза.
Яңа ел каникуллары көннәрендә бирегә килүчеләр төрле спорт дисциплиналары белән таныша ала. 3 гыйнварда анда “Гомуми әзерлек көне” үткәрелде, 2 һәм 4 гыйнвар көннәрендә волейбол бәйрәме оештырылды. 5 һәм 6 гыйнварда гаилә эстафеталары, хәрәкәтчән уеннар уздырыла. Раштуа көнендә уеннар залында “Күңелле стартлар” үтәчәк. 9 гыйнвар Олимпия “уеннары” көне итеп билгеләнгән,10 гыйнварда бирегә ритмик гимнастика яратучылар җыелачак.
“Зилант” спорт комплексы да тынып тормый. Даими күнекмәләрдән тыш, биредә башка чаралар да уза. Хоккей һәм фигуралы шуу буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, шулай ук боздагы спорт төрләрен үз итүчеләр 3-5 гыйнвар көннәрендә “Безгә Яңа ел килде” дигән спорт бәйрәмендә катнашты. 7 гыйнварда башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле Яңа ел стартлары” оештырылачак. 8 гыйнварда балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр арасында хоккей турниры уза. Яшь фигуристлар өчен тагын да кызыклырак программа каралган. 6-7 гыйнварда алар һәм Кыш бабай катнашында ике зур спорт бәйрәме планлаштырылган.
Теннис академиясе Яңа ел каникуллары чорында гадәти режимда эшли. 3-10 гыйнвар көннәрендә кортларда профессионаллар һәм һәвәскәрләр арасында уку-күнекмә дәресләре уздырыла. Татарстан башкаласының иң оста теннисчылары 3,6 һәм 9 гыйнварда клуб турнирлары кысаларында төрле яшь категориясендә иң-иңнәрне ачыклаячак. Гаилә белән теннис уйнау өчен 7 гыйнвар көне мөмкинлек тудырыла. 8 е исә атлетлар залында “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” дигән шигарь белән тренажерларда дәресләр уздырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot