news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында популяр спорт төрләре билгеле – исемлек

Татарстан башкаласында 31 муниципаль спорт мәктәбендә даими рәвештә 17 мең 171 бала спорт белән шөгыльләнә.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Казанның үсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында популяр спорт төрләре билгеле. Иң киң таралган спорт төре – футбол. Аның белән 2081 яшь спортчы шөгыльләнә – бу гомуми санның12 проценты, дип хәбәр итә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.

Икенче урында – нәфис гимнастика (1736 кеше), өченчедә – хоккей (1223 кеше шөгыльләнә).

Татарстан башкаласында аз санлы секцияләр рәтендә җилкәнле спорт (43 яшь спортчы), билбау көрәше (38) һәм бильярд спорты (37) тора.

Татарстан башкаласында 31 муниципаль спорт мәктәбендә даими рәвештә барлыгы 17 мең 171 бала спорт белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100