news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда спорт көнендә ГТО нормаларын тапшырдылар

Казанның «УРАМ» экстрим-паркында Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган спорт көне кысаларында теләге булган һәркем «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын тапшыра алды.

Россиянең атказанган тренеры, ТР «Динамо» ФСО рәисе киңәшчесе, ГТО Илчесе Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, ГТО – Россиянең уникаль комплексы, Россия массакүләм спортының гәүдәләнеше диярлек.

«ГТО комплексы Россиядә Владимир Путинның шәхси указы буенча торгызылды. Без Советлар Союзында ГТО комплексына нинди әһәмият биргәннәрен һәм аның яшьләрне башлангыч хәрби әзерләү өчен әһәмиятен хәтерлибез. Мөгаен, шуңа күрә бүген ГТО билгесен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип кенә түгел, ә «Синең белән горурланам, Ватан» дип тә аңлаталар, – дип ассызыклады Павлова.

news_right_1
news_right_2
news_bot