news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Спартак урамының бер өлеше тулысынча ябыла

ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе бу участокта канализация торбасын алмаштырырга планлаштырган

  (Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 18 июльдә 22.00 сәгатьтән 21 июльдә 5.00 сәгатькә кадәр Казанда Спартак урамының бер өлеше тулысынча ябыла.
Спартак урамында төзелә торган ТР Арбитраж суды бинасыннан алып Сукно урамына кадәр хәрәкәт чикләнә.

ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе бу участокта канализация торбасын алмаштырырга планлаштырган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot