news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Спартак урамында хәрәкәт өлешчә ябыла

Биредә көнкүреш һәм яңгыр сулары канализациясе үткәргече салына.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Казанда 23 августтан 29 августка кадәр Спартак урамында хәрәкәт өлешчә ябылачак. Бу хакта Казан рәсми порталында хәбәр ителә.

Хәрәкәт тулысынча 8нче йорт тирәсендә хәрәкәт юлы һәм тротуар буенча ябыла, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты. Әлеге урында көнкүреш һәм яңгыр сулары канализациясе үткәргече салына.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot