news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Созвездие-Йолдызлык-2010” фестиваленең суперфиналы ачыла
Фестиваль кысаларында танылган хореографлар Джон Шенгелия һәм Вадим Гиглаури мастер-класслар үткәрәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт университетының “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Созвездие-Йолдызлык” X республика эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналын рәсми төстә ачу тантанасы уза.
Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Фестиваль нигезләмәсе буенча барлык конкурсантлар да профессиональ жюри хөкеменә хәрби тематикага иҗади номерлар тәкъдим итте.
Суперфиналда Татарстан Республикасының 43 районы һәм шәһәреннән, шулай ук Мәскәү, Амурдагы Комсомольск, Пенза, Йошкар-Ола, Волжск калаларыннан 2900 яшь талант катнаша.
Фестиваль конкурсантлары “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы музыка”, “Җырның иң яхшы тексты” һәм “Видеоклип” номинацияләрендә бәяләнә.
16-17 апрель көннәрендә фестиваль кысаларында танылган хореографлар Джон Шенгелия һәм Вадим Гиглаури мастер-класслар үткәрәчәк. Фестивальнең гала-концерты 18 апрельдә Казан дәүләт университетының “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында уза.
Быел фестивальнең оештыру комитетына 80 мең гариза килде, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Кастинглар Казан, Чаллы, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән, Чирмешән, Теләче һәм Апаста узды.
Фестивальнең бурычы – Татарстанның яшь талантларына ярдәм итү. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар һәм җиңүчеләр - республиканың мәдәни һәм рухи мирасының лаеклы варислары. Әлеге хәрәкәт ярдәмендә сәләтле балалар иҗади планда үсү һәм камилләшү мөмкинлеге ала.
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә 2009 елда “Россия гаиләсе” милли премиясе тапшырылды, 2007 елда ул М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты булды, 2006 елда Зур сигезлек илләре башлыкларының очрашуы кысаларында Россиянең иң яхшы 40 проекты арасына керде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot