news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Созвездие-Йолдызлык» гала-концерты булды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика яшьләр фестиваленең гала-концерты узды. Бәйрәм кичәсендә бәйгенең суперфиналларында призлы урыннар алган 1 000 бала катнашты, алар Гран-при ияләре булды. Тамашачыларга 52 вокал һәм хореографик номер тәкъдим ителде.

Михаил Захаров / «Татар-информ»

Катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде. Аның сүзләренчә, «Созвездие-Йолдызлык» - матур һәм күңелле фестиваль, ул республикада да, аннан читтә дә киң танылды. Проектта катнашучылар саны 1 миллионнан артты.

«Конкурс талантлы балаларга һәм яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Республиканың барлык халыклары вәкилләрен берләштерүче фестиваль программасының быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлануы символик мәгънәгә ия», - диде Песошин.

Михаил Захаров / «Татар-информ»

Премьер-министр проектны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Бу фестиваль алга таба да тормышны җылылык һәм шатлык белән тулыландырсын. Барыгызга да иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим!» - дип өстәде ул. Аннары ул Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды, шулай ук Гран-при җиңүчеләрен бүләкләде.

Барлык яшь конкурсантларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның дәүләт стипендияләрен һәм ТР Хөкүмәте премиясен бирделәр. Моннан тыш, барлык җиңүчеләр диңгез буендагы җәйге лагерьга юл тотачак.

Михаил Захаров / «Татар-информ»

Проект Татарстанның яшь талантлары өчен социаль лифт булып тора, дип саный ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. «Беренче чиратта, һәрберебезгә уңай хис-кичерешләр бүләк итүче педагогларга, остазларга һәм балаларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Барлык номерлар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу сәхнәдә иң яхшы тавышлар яңгырый. Фестиваль - Татарстанның хезмәт сөючән халкының бәйрәме», - дип белдерде ул.

«Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасында 2000 елда гамәлгә куелды. Ул Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов химаясендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100