Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Совёнок” II Халыкара балалар кинофестиваль-конкурсы була
Чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан оештырыла
(Казан, 9 май, “Татар-информ”). 29-30 май көннәрендә Казанда “Совёнок” II Халыкара балалар кинофестиваль-конкурсы була. Катнашучыларны “Уенлы фильм”, “Уенсыз фильм”, “Мәгълүмати сюжет”, “Реклама”, “Музыкаль клип”, “Анимация”, “Мобиль видео” һ.б. номинацияләрдә билгелиячәкләр.
Фестивальнең максаты — сәләтле балаларны барлау, эшчәнлекләре кино сәнгате һәм телевидение белән бәйле яшьләр коллективларына, аерым яшьләргә ярдәм итү һәм аларда омтылыш булдыру. Чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан оештырыла. Шулай ук “Эрудит” балалар-яшьләр лагере һәм “Агентство приключений” туристлык агентлыгы да үз өлешен керткән.
Конкурста катнашу өчен балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан төшерелгән теләсә нинди роликлар яки фильмнар кабул ителә. Алар яхшылыкның чагылышы, тирә яктагы табигатьне саклау, этник төсмерләр, милләтләр, буыннар диалогы, ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт, гореф-гадәтләр һәм традицияләр, социаль мәсьәләләргә багышланган булырга тиеш. Фильмнар көч куллану һәм расаара мөнәсәбәтләрнең начарлануына өндәмәү мөһим. Заявкалар 20 майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны http://fest-sovenok.ru/zayavka-na-uchastie сайтыннан алырга мөмкин.
Иң яхшы фильмнар конкурс программасына кертелә һәм 10 номинациядә лауреатлар ачыкланып, дипломнар, истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. "Тамашачылар мәхәббәте" номинациясе буенча интернет тавыш бирү 20-28 май көннәрендә http://vk.com/festkzn сайтында уздырыла.
Конкурс кысаларында катнашучылар кино һәм телевидение өлкәсендә эшләүче кызыклы шәхесләр белән очраша, мастер-класслар карый алачак, Казан буйлап экскурсияләр оештыру да планлаштырыла, диелә оештыручылар хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз