Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда совет язучылары язмышына багышланган «Әдәби тыл: Казан» күргәзмәсе ачылды
Бүген Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында «Әдәби тыл: Казан» дип исемләнгән яңа күргәзмә ачылды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Казанда яшәгән һәм эшләгән совет язучыларының язмышына багышланды.
Сугыш башлангач, Казан тиз арада илнең тылдагы сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәгенә әверелә. Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләрдән эвакуациягә җибәрелгән язучыларның юллары Татарстан башкаласы аша үткән. Бауман урамындагы Матбугат йортында СССР Язучылар берлегенең Казандагы штабы эшләгән, 1941 елның көзеннән 1943 елның җәенә кадәр Казан, Чистай, Алабуга һәм республиканың шәһәр һәм район үзәкләре күп кенә совет әдипләрен сыендырган.
Музей күргәзмәсе шушы дәвердә Җиңү хакына төрле телләрдә иҗат иткән әдипләр арасында хасил булган иҗат бәйләнешләре хакында сөйли.

«Күргәзмә идеясе быел барлыкка килде, язын Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 еллыгына багышланган күргәзмәдә ул чорда басылган китаплар һәм нәшрият геройларын күрсәттек. Инде шул ук вакытта Милли музей генераль директоры Алисә Вяткина тәкъдиме белән Казанда шул елларда яшәгән татар язучылары күчеп килгән, эвакуацияләнгән совет язучылары турында мәгълүматларны туплый башладык», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.
Аның әйтүенчә, июньдә алар булачак күргәзмәнең идеясе белән Ижевскида үткән «Музей маршрутлары» дигән зур чарада чыгыш ясаганнар.
«Шунда ук башка төбәк музейларына бу проектка кушылырга тәкъдим иттек. Проектка кушылу дигән сүз безгә материал туплауда ярдәм итү дигәнне аңлата. Мәсәлән, без өч ел буена Чистайда яшәгән Константин Федин турында мәгълүмат җыйган вакытта аның исемендәге музей белән хәбәргә чыктык. Шулай итеп төрле шәһәрдәге музейлар проектка кушылды, алар биргән материаллар күргәзмәнең виртуаль өлешендә урын алачак. Ә музейның үзендә күрсәтелгән ядкәрләр барысы да Милли музей фондыннан алынды», - диде Айдар Шәйхин.
Күргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 еллыгы белән бәйле булуына карамастан, сентябрь аенда эшли башлаган.
«Әгәр күргәзмә май аенда ачылса, бер яктан мантыйклырак булыр иде, чөнки шул вакытта Җиңүгә багышланган бөтен чаралар уза, ә икенче яктан, хәзер бит Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 еллыгына багышланган ел үтә һәм язучыларның Казанга күпләп килүе дә нәкъ менә сентябрь–октябрь айларында булган. Мәсәлән, Анна Ахматованың Казанда бер төн генә үткәрүе дә октябрь аенда булган хәл. Шуңа күрә дә хәзер күргәзмәне ачып җибәрәбез», – диде Татар китабы йорты директоры.

Күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондында сакланган предметлар күрсәтелә. Алар арасында хатлар, фотосурәтләр, Татарстан китап нәшрияты сугыш елларында бастырган китаплар, агитация плакатлары бар. Уникаль ядкәрләр арасында – Борис Пастернак култамгасы сакланган хат, Муса Җәлилнең «Окоптан хатлар» китабы, Гадел Кутуйның сугышка алу турында гаризасы. Күргәзмәдә Матбугат йортында Язучылар берлегенең эш бүлмәсе интерьеры да тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз