news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Совет районында фатирда янгын чыккан

Фатирдагылар һәм күрше-тирә янгын сүндерүчеләр килгәнче чыгып өлгергән.

(Казань, 2 апрель, «Татар-информ»). 1 апрельдә Казанда Совет районындагы Укчылар урамындагы 7нче йортның беренче катындагы фатирда янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информга» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын турында үзәк пунктка хәбәр кичә иртән 10 сәгать 3 минутта алынган. Урынга 6 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге, электр челтәре, газ хезмәте, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм полиция килгән.

Янгын сүндерүчеләргә ярдәмсез чыгып өлгергән фатирдагылар һәм өске каттагылар, 7 кеше, йортта кеше калмаганлыгын җиткергән. Бөтен җирне төтен баскан булган.

Ачыкланганча, янгын чыганагы йокы бүлмәсендә булган, җиһазлар янган. 4 квадрат метрда янгын тиз арада сүндерелгән.
Янгын беренчел мәгълүматлар буенча тәмәке тартудагы саксызлык.аркасында чыккан. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot