news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар форумы башланды

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бу минуларда “Корстон” комплексында социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумы уза. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Республика лидеры Татарстанның коммерцияле булмаган оешмаларының инициатива күргәзмәсе белән танышты.

“Ватан уллары” төбәк патриотик үзәге әгъзалары Рөстәм Миңнехановны махсус бүлекләр ветераннарына багышланган кул сугышы буенча бөтенроссия турнирын карарга чакырды. Мартта Чаллыда узачак турнирга илнең биш хәрби округыннан катнашучылар киләчәк.

Пленар утырыш башланды. ТР Иҗтимагы палата рәисе Анатолий Фомин 2017 елда Татарстан коммерцияле булмаган оешмаларының эшчәнлегенә нәтиҗә ясый һәм казанышлары турында сөйләячәк, шулай ук киләсе елга әлеге оешмаларның үсеш буенча төп бурычларын билгеләячәк.

Татарстанның коммерцияле булмаган оешмасы ТР Президентына һәм Хөкүмәтенә республикада социаль юнәлештәге оешмаларның ресурс үзәкләренә һәм Татарстанның башка эре шәһәрләрендә аларны булдыруда ярдәм итүне дәвам итү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100