Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда социаль ипотека программасы буенча 50 меңнән күбрәк кеше тораклы була
Мэриядә шул хакта сүз булды
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда социаль ипотека программасы буенча быел күп катлы 21 торак йорт файдаланылышка тапшырылган: бу 151,8 мең кв. метрлы гомуми мәйданда 2627 фатир, ягъни төзелешнең еллык күләмнең 61 проценты дигән сүз.
Бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә әлеге программа барышы турында башкала Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов шундый саннар китерде. Социаль ипотека йортлары дип, ул Бакалея, Кызыл Армия, Актай, Һади Такташ, Ак. Глушко, Фучик, Чистай, Можайский, Максимов, Айдаров, Сабан, Зур урамнар, “Кояшлы шәһәр” микрорайоны йортларын атады. Ел ахырына тагын 98,6 мең кв.метр гомуми мәйданлык 8 йорт тапшырылачак: Һади Такташ урамында - 3, Завойскийда – 2, Урицкий, Чкалов һәм Олы Мөхәммәтшин урамнарында – 1әр. Алар хәзер барысы да 95-100 процент тирәсе әзерлектә һәм аларда документларын формалаштыру һәм объектларны Дәүләт төзелеш өлкәсендә күзәтчелек инспекциясе белән ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тикшерү процесслары бара. “Казанда агымдагы елның еллык планны 250,04 мең кв. метр (4130 фатир) итеп үтәү, ә бу республика планының 52 проценты, Казанда социаль ипотека программасының үзенә күрә чиге булып саналачак: соңгы 6 елда файдаланылышка тапшырылган торакның гомуми метражы 1 млн. кв. метрны узып китәчәк (1 088,0 мең кв. метр), шулай ук әлеге программа буенча 50 меңнән күбрәк кеше тораклы була.
Боларга өстәп, социаль ипотекадан тыш, коммерциягә нигезләнгән һәм шәхси тораклар төзелә тора. Шуларны да кушып санаганда, ел башыннан бирле коммерция нигезендә 412 мең кв.метр мәйданда күп фатирлы 48 йорт файдаланылышка тапшырылган, шәхси торак буларак – 154 мең кв.метр.
Азат Нигъмәтҗанов искәрткәнчә, былтыр Казанда пландагы 244,0 мең кв.метр урынына 251,8 кв.метр торак, ягъни гамәлдә 4124 фатир тапшырып, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан башкаласы шәһәрләр арасында әйбәп баручы булды, һәм Казан, миллион халкы булган шәһәрләр арасында ил буенча караганда, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, III урынга чыккан иде. Шул рәвешле, Казан үзенең тарихында торак төзү буенча быел да рекордка бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз