news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда социаль ипотека буенча торак төзү өчен мәйданчыклар җитми
ТР Дәүләт торак фонды башлыгы Т.Абдуллин шәһәр тарафыннан төзелеш өчен тәкъдим ителгән мәйданчыкларда инженерлык инфраструктуралары булмауга канәгатьсезлеген белдерде
Скопировать ссылку
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казанда социаль ипотека буенча планлаштырылган күләмдә торак төзү өчен әзерләнгән мәйданчыклар җитми. Татарстан Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллин бүген Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әнә шундый фикерен белдерде.
Т.Абдуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, тиешле инженерлык инфраструктуралары булмау аркасында, элек планлаштырылганча, 38 мең квадрат метр күләмендә Юдинода төзелергә тиешле йортларны сафка бастыру мөмкин түгел, чөнки аларга җылылык челтәрен сузу 170 миллион сумга төшә, ә безнең андый акчаларыбыз юк.
Тулаем алганда, Т.Абдуллин фикеренчә, Казанда 2010 елгы биремне үтәү - социаль ипотека программасы буенча 400 мең квадрат метр торак төзү өчен мәйданчыклар җитми.
Шуңа бәйле рәвештә, Тәлгать Абдуллин хәбәр иткәнчә, Дәүләт торак фонды җитмәгән мәйданчыкларны компенсацияләү өчен төзелә торган йортларны сатып алырга әзер. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт торак фонды ТР Торак ипотека кредиты агентлыгыннан Ямашев урамындагы төзелеп бетмәгән ике йортны сатып алырга әзер – аларда бер бүлмәле фатирлар күп, шунлыктан социаль ипотека шартларына туры киләләр. Әмма әлегә Дәүләт торак фонды һәм төзелеш компаниясе бәяләре хакында үзара килешмәгән.
Үз чиратында, Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, шәһәр Дәүләт торак фондына 280 мең квадрат метр мәйданны биләгән, йортлар салырга яраклы буш участоклар исемлеген тәкъдим иткән. Шул ук вакытта, шәһәр башлыгы ассызыклаганча, хәзерге вакытта Казанда бушлай инфраструктура табу мөмкин түгел.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов инженерлык челтәрләрен үткәрүгә чыгымнарны киметергә кирәклеген искәртте. “Инфраструктура буенча чыгымнар иң аз күләмдә булган мәйданчыкларны сайлап алырга кирәк. Әмма торак Абдуллинга кирәкми –йортлар төзү белән шәһәр кызыксынырга тиеш”, - дип ассызыклады Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру темпларыннан канәгать булмавын белдерде. “Без инде ике ай буе шәһәр һәм Дәүләт торак фонды арасында килешүгә кул куя алмыйбыз, - дип белдерде Премьер-министр. – Акча бар, теләк тә бар, безгә эшне җайга салырга берни дә комачауламый. Без бу бурычны бергәләп хәл итәргә тиеш”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot