Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда соңгы алты елда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 76 млрд сум юнәлтелгән

2026 елда Татарстан башкаласы сигез яңартылган илкүләм проектны тормышка ашыруда катнаша. Финанслау 5 миллиард сум тәшкил итә, шуның 2,9 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары, тагын 2,1 миллиард сумы – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары. Иң зур проектлар арасында «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары бар. Бу вакыт дәвамында шәһәрдә 26 балалар бакчасы һәм 15 мәктәп төзелде, 130 километрдан артык юл төзекләндерелде һәм 23 парк һәм сквер төзекләндерелде. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе вакытында сөйләде.
Алты елда Казанда 11 мең урынга исәпләнгән 26 балалар бакчасы, 19,4 мең урынлы 15 мәктәп һәм 5 меңнән артык урынга исәпләнгән биш өстәмә мәктәп корпусы файдалануга тапшырылды. Шулай ук шәһәрдә белем бирү үзәкләре һәм «Кванториум» балалар технопарклары төзелде.
Акчалар шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә дә юнәлтелде. Казанда 12 гериатрия үзәге ачылды, 100 урынга исәпләнгән балалар онкологиясе үзәге һәм «Салават Күпере» торак районында күппрофильле поликлиника төзелде. Дәрвишләр бистәсендә 6нчы номерлы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасы барлыкка килде. Моннан тыш, биш поликлиникага капиталь ремонт ясалды.

Илкүләм проектлар шулай ук мәдәният һәм спорт объектларына да кагылды. Шакиров сүзләренчә, шәһәрнең спорт мәктәпләре яңа җиһазлар, инвентарь һәм экипировка белән тәэмин ителде, ә мәдәният объектларының 85 проценты тиешле хәлгә китерелде.
Юл өлкәсендә бу чорда Вознесение трактын һәм озынлыгы 4,7 километр булган Горький шоссесының дублерын төзү тәмамланды. Шулай ук гомуми озынлыгы 130 километрдан артык булган 110 юл участогы төзекләндерелде.
Моннан тыш, Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре тәмамланды, 23 парк һәм сквер төзекләндерелде. Җәмәгать транспорты паркында газ-мотор ягулыгында эшләүче яңа 127 «НЕФАЗ» автобусы барлыкка килде.

Фото: Казан шәһәренең эшлекле дүшәмбе презентациясе
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз