news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивален данлыклы Образцов театры ачты

Казанда «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивален данлыклы Образцов театры ачты

Казанда «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестивален Сергей Образцов исемендәге Дәүләт академия үзәк курчак театрының «Алтын битлек»ле «Снеговик» спектакле башлап җибәрде. Фестиваль ачылышында театрның «Театр чудес» журналының презентациясе үтте.

«Фестивальдә курчак спектакльләренең иң яхшы үрнәкләрен карап безнең труппаның профессиональ осталыгы да үсә. Киләчәктә мин бу фестивальнең өч елга бер түгел, ике елга бер узуын теләр идем», - дип кунакларны сәламләде ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова.

«Иң мөһиме – театрга сәнгать җитәкчесе булып Илгиз Зәйниев килгәч, курчак театрының балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә театр булуын күрсәтә алдык. Өлкәннәр спектаклендә артистларыбыз курчак пластикасы аша хис-тойгыларны да күрсәтә ала», - диде ул.

«Фестивальләр дулкыны башланды. Безгә бер-беребезне күрү шулкадәр рәхәт. Бу сәхнә сезнең барыгызга да уңыш китерсен!», – диде фестивальнең жюри рәисе, театр белгече, РФ Театр әһелләре берлегенең Балалар театрлары Кабинеты мөдире Ольга Глазунова.

«Ниһаять, сез биредә – без бик шат! Бу фестиваль үзебезне дә, тамашачыны да шатландырыр. Мин интервьюларны сирәк бирәм, ләкин бу арада алар шундый күп булды. Мин бөтен җирдә дә иң яхшылар киләчәген сөйләдем. Без чыннан да иң яхшы спектакльләрне сайлап алдык», - диде театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

«Театр чудес» журналы белән аның шеф-редакторы Нина Монова таныштырды. «Әлеге журналда спектакльләр генә түгел, без бүгенге курчак театры теле турында да сөйләшәбез. Бүгенге көн курчак театрын тарих сәхифәләренә язып калдырабыз», - диде ул.

«Мин курчак театрында яңарак кеше. Курчак театры минем өчен яңа материал. Кемдер курчак ясау өчен яңа кызыклы материал тапса, бу аның фишкасы булыр иде. Бәлки андый рәссамнар бардыр», – дип сүзгә кушылды Илгиз Зәйниев.

Фестиваль Андерсенның «Снеговик» әкияте буенча Образцов театрында куелган спектакль белән башланып китте. Әлеге спектакль «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты. Ул үз сәхнәсендә 10 ел бара.

  • «Әкият» татар дәүләт курчак театры базасында дүртенче мәртәбә фестиваль уздырыла.
  • Фестивальнең жюри әгъзалары – театр тәнкыйтьчеләре Владимир Спешков, Нияз Игъламов, Олеся Кренская һәм Анна Казарина.
  • Фестивальнең мәдәният күзәтчеләре – филология фәннәре кандидаты Дмитрий Туманов, язучы, журналист Айрат Бик-Булатов, «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова һәм журналист Анна Тарлецкая.
  • Фестиваль 27 июньгә кадәр дәвам итә. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100