Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале башлана
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бу якшәмбедә, 1 декабрьдә, Казанда Солтан Габәши исемендәге беренче милли музыка фестивале башлана.
Оештыручылар расписаниесе нигезендә, 1 декабрьдә Салих Сәйдәшев музеенда «Беренче татар: «Сания» операсы триумфы һәм онытылуы» темасына лекция була. Лектор – Айдар Әхмәдиев.
5 декабрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә «Ата-бабалар музыкасы» лекция-концерты көтелә. Лектор – Айдар Абдрахимов.
12 декабрьдә Г.Кариев исемендәге театрда «Яшь музыка» концерты була. Кунаклар каршында Милли музыка оркестры чыгыш ясый. Музыкантлар арасында: Ильяс Камал, Илһам Байтирәк, Рузия Кәлимуллина, Айдар Ниязов. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры – Айдар Ниязов.
16 декабрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы уңаеннан Гай Таһиров һәм Салих Сәйдәшевнең уртак иҗат җимешләренә багышланган концерт оештырыла:
Илһам Байтирәк (Салих Сәйдәшев) – «Сәрвиназ» симфония-балеты («Гөлнара»);
Салих Сәйдәшев – «Хореографик сюита» – Нурбәк Батулла, Алсу Мәгъсүмҗанова, Раушания Җиһангирова.
Кунаклар каршында шулай ук Милли музыка оркестры чыгыш ясый. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры – Айдар Ниязов.
Милли музыка фестивале азагында Гала-концерт көтелә.
Фестиваль Казан мэриясе ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз