news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестивале гала-концерты оештырыла

Гала-концертка Түбән Новгородтан Солтан Габәшинең оныкчыгы Әдилә Габәши дә килер дип көтелә.

Казанда Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестивале гала-концерты оештырыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

25 февральдә 19.00 сәгатьтә Казан Ратушасында Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестиваленең йомгаклау чарасы – гала-концерты була. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артистлары Эльза Исламова, Алсу Фәйзуллина, җырчы Айгөл Гардисламова, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, хореограф Нурбәк Батулла, биюче, хореограф Алсу Мәгъсүмҗанова, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге милли музыка оркестры һәм башкалар катнаша.

Шулай ук Түбән Новгородтан Солтан Габәшинең оныкчыгы Әдилә Габәши дә килер дип көтелә.

  • Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестивален композитор, дирижер Айдар Ниязов Казан мэриясенең «Үз телем» проектлар конкурсында грант отканнан соң оештырып җибәрде. Җәй көне узган бәйгедә барлыгы алты кеше җиңеп чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100