news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Солдат альбомы–2025» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда «Солдат альбомы–2025» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, бәйге быел 1-18 февраль көннәрендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне ихлас котлап, дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, шулай ук Казан финанс, икътисад һәм информатика институты ректоры Альбина Салихова тапшырды.

Чарада җиңүчеләрнең иҗади эшләреннән өзекләр укылды. Аларның иншаларында – Ватанга мәхәббәт, нәсел җепләрен саклау теләге, әби-бабайларның батырлыгын күңел аша уздыру тырышлыгы ачык чагыла. Бу язмалар – үткәннәрне бүгенге белән бәйләүче, тарихны гасырлар аша киләчәккә илтүче кыйммәтле ядкәрләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100