news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Солдат альбомы-2023» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

https://tatar-congress.org/

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Солдат альбомы-2023» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, быел бәйге 1-19 февраль көннәрендә уздырылды.

Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев конкурста катнашучыларга актив булганнары, бүгенге вәзгыятьтә патриотик хисләрен белдергәннәре һәм хәрби хезмәттә булучыларга хатларда язылган җылы сүзләре, рәсемнәре белән рухи яктан ярдәм иткән өчен рәхмәтен җиткерде.

«Солдат альбомы-2023» конкурсына барлыгы 235 эш килгән. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашкан.

Нәтиҗәдә, жюри иң кызыклы 23 эшне сайлап алган. Барлык җиңүчеләргә дә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100