news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Согуд Гарәбстаны һәм Төрекмәнстан консуллыгы ачылачак

Хәзер тиешле инициативалар федераль министрлыкларда карала.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда Согуд Гарәбстаны һәм Төрекмәнстан үз консуллыкларын ачарга планлаштыра. Тиешле инициативалар федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда эшләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең Казандагы Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов сөйләде.

«Сораулар дәүләтара дәрәҗәдә җайга салынгач, урыннарда эш башланачак, һәм вәкиллек Согуд һәм Төрекмәнстан хезмәттәшләренә һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк», — диде ул.

Узган ел Татарстан башкаласында Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылды. Аның ярдәмендә Казаннан Үзбәкстан шәһәрләренә рейслар саны арткан, үзбәк мәдәният үзәге ачылган, гражданнарны кабул итү актив алып барыла, дип өстәде Вахитов.

Моннан тыш, Казанда Төркия, Иран, Казахстан, Венгрия, Кытай генераль консуллыгы, Белоруссия илчелегенең Россиядәге бүлеге эшли, Франция, Испания, Белоруссия, Македония һәм Намибиянең мактаулы консуллары үз эшчәнлеген алып бара.



news_right_1
news_right_2
news_bot