news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Софья Гуляк концерт бирә

Казанның музыка сөючеләре Софья Гобәйдуллина исемендәге Беренче Халыкара пианиночылар конкурсы Гран-прие иясе Софья Гуляк иҗаты белән таныша алачак

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 11 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында фортепиано музыкасы кичәсе оештырыла. Казанның музыка сөючеләре Софья Гобәйдуллина исемендәге Беренче Халыкара пианиночылар конкурсы Гран-прие иясе Софья Гуляк иҗаты белән таныша алачак.

Залның концерт бүлегннән алган хәбәргә күрә, Софья Гуляк Казан дәүләт консерваториясен һәм профессор Әлфия Борнашева классында аспирантураны укып тәмамлый. Аның турында укытучысы Әлфия Борнашева: “Софья - зур талант иясе. Мин һәрвакыт аның шундый бай репертуарны хәтердә калдыра алуына таң кала идем. Ул сәхнәгә теге яки бу музыка әсәрен башкарып кына калмый, ә тамашачы белән үзенең дөньяга карашы, хисләре белән бүлешә. Софья Гулякның сере шунда: ул – көчле ихтыяр иясе һәм үз эшенә тугры кеше”, - дип әйтә иде.

Софья Гуляк - Бөекбританиянең Дилса шәһәрендә Халыкара пианиночылар конкурсының Алтын медале иясе, АКШта Каппелла, Хельсинкидагы Май Линд исемендәге, шулай ук Копенгаген, Сан-Марино, Көньяк Кореядагы халыкара конкурслар лауреаты.

Казанда Софья Гуляк Бетховен, Прокофьев, Шостакович, Шуберт һәм Брамс әсәрләрен уйнар дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100