Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «София Гобәйдуллина эзләре буйлап» дип аталган экскурсияләр үткәрелә
13, 14, 20 һәм 21 август көннәрендә Казанда «София Гобәйдуллина эзләре буйлап: Тельман урамында сәяхәт» дип аталган экскурсияләр үткәрелә. Чара кунакларына дөнья күләмендә дан казанган мәшһүр композиторның балачагы, иҗади үсеше белән бәйле урыннар турында сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәяхәт София Гобәйдуллинаның яшьлек еллары узган Тельман урамында үткәрелә. Экскурсия вакытында чара кунаклары композитор өчен гаять әһәмиятле урыннарны күрә, аның талантын хуплаган кешеләр турында аз билгеле тарихи мәгълүматларны белә, шулай ук шәһәр мохитенең мәшһүребез иҗатында ничек чагылуы белән таныша ала.
Экскурсияләрне София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ләйлә Монасыйпова үткәрә, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Чара 12:00 һәм 14:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны Тельман урамында урнашкан 29 нчы йорт янында көтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз