news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда София Гобәйдуллина исемендәге «Сoncordia» IV Халыкара заманча музыка фестивале булачак

Ул 10 көн дәвам итә

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Бүгеннән алып 22 ноябрьгә кадәр Казанда София Гобәйдуллина исемендәге «Сoncordia» IV Халыкара заманча музыка фестивале уза.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы сәхнәсендә яшь солистлар Борис Андрианов, Никита Борисоглебский, Владислав Лаврик, Александр Князев, Алексей Огринчук, Борислав Струлев һ.б яшь солистларга чыгыш ясау мөмкинлеге бирәчәк.

Фестивальнең иҗади юнәлеше − заманча музыка, аны киң аудиториягә пропагандалау төп максатларының берсе. Чара программасына кертелгән әсәрләрнең күбесе Казанда беренче мәртәбә яңгыраячак, болар – Д.Кривицкийның скрипка һәм оркестр өчен 3нче номерлы концерты, А.Шниткеның виолончель һәм оркестр, Е.Светлановның до минор фортепиано һәм оркестр, А.Пахмутованың труба һәм оркестр, А.Рыбниковның виолончель һәм оркестры өчен язылган концертлары.

Мәдәни чараның тулы афишасы белән ТР Дәүләт симфоник оркестры рәсми сайтында танышып була, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot