news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Сөембикә манарасын 2026 ел ахырына кадәр төзекләндерергә планлаштыралар

Казанда Сөембикә манарасын 2026 ел ахырына кадәр төзекләндерергә планлаштыралар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казан Кремлендәге Сөембикә манарасын ныгытуны 2026 елның декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Бер үк вакытта 2027 елның августына кадәр Кремль диварлары участокларын ныгыту эшләре тәмамланырга тиеш. Тиешле тендерлар дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Эшләрнең заказчысы – «Татарстан Республикасы Главстрой» ДБУ. Ике проектка да 976 млн сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла.

Сөембикә манарасын тикшергәндә, белгечләр күп санлы кимчелекләрне ачыклаганнар. Алар арасында – кирпеч өслегенең җимерелүе, киңлеге 7 мм га кадәр җиткән ярыклар, стеналарны көчәйтү элементларының коррозиясе һәм зарарлануы, агач баганаларның һәм такталарның черүе һәм башкалар.

Реставрация проекты металл конструкцияләрне торгызуны, стеналарны ремонтлауны, зыян күргән кирпечләрне алыштыруны, фасадны буяуны, энергия һәм электр белән тәэмин итү системаларын модернизацияләүне күздә тота.

Моннан тыш, стеналарны һәм фундаментны ныгыту һәм гидроизоляцияләү, манараның өске өлешендәге түбәсен яңарту, тәрәзәләрне алыштыру һәм баскычларны ремонтлау планлаштырыла.

Эшләр ике этапка – әзерлек һәм төп этапка бүленә. Реставрациянең гомуми дәвамлылыгы өч ай тәшкил итәчәк, шуның бер аен әзерлек алып барачак. Сөембикә манарасын торгызуга 130 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot