news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сөеклесенә берничә тапкыр пычак белән кадаган ир-атны тоткарлаганнар

Казан кибетләренең берсендә эшләгән хатын-кызны аның белән якын мөнәсәбәтләрдә торган ир-ат чәнчеп үтермәкче булган. Ир-атны тоткарлаганнар. «Татар-информ»га бу турыда хокук сакчыларыннан мәгълүм булды.

Агентлык җинаятьчене тоткарлау турында өстәмә мәгълүмат туплый.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда сөеклесен пычак белән кадаган ир-атны эзләүләре турында хәбәр иткән иде. Хатын-кызны хастаханәгә илткәннәр һәм операция ясаганнар, ул исән калган. Билгеле булганча, ир моңа кадәр хөкем ителгән, һәм элек тә хатын-кызны кыйный торган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100