Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда социаль түләүләрне исәпләү өчен торак бәясе нормативын киметергә ниятлиләр
2023 елның дүртенче кварталында Казанда яшь гаиләләрнең түләүгә сәләтлелеген һәм социаль түләүләрне исәпләү өчен торакның бер квадрат метры бәясе нормативын киметергә мөмкиннәр. Өченче квартал белән чагыштырганда аны 893 сумга төшереп, 130 982 сумга кадәр киметергә тәкъдим иттеләр. ТР башкаласы Башкарма комитеты әзерләгән карар проектында шул хакта сүз бара.
«Яшь гаиләләрнең түләүгә сәләтлелеген һәм аларга торак сатып алу өчен бирелә торган социаль түләүләрнең күләмен исәпләү өчен 2023 елның дүртенче кварталында Казан шәһәрендә торакның гомуми мәйданының бер квадрат метры бәясе нормативын 130 982 сум күләмендә билгеләргә», - диелә текстта.
Искәртеп узабыз, 2023 елның өченче кварталында норматив 131 875 сум күләмендә билгеләнгән.
Документ 10 октябрьгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз