news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда социаль проектлар ясау буенча әңгәмә форматында MUSLIMMOL очрашуы узды

18 июльдә Казанның «Черек күл» паркында спикинг-клаб форматында социаль проектлар ясау буенча MUSLIMMOL аралашу кичәсе оештырды. Әлеге очрашу алда торган Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында катнашучыларны җыеп китерде, анда иң яхшы стартаплар сайлап алыначак һәм аларны коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурс һәм грант программаларына әзерләячәкләр.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, 20дән артык кеше актив әңгәмә барышында социаль проектлауга төп алымнар, проектлар структурасы һәм аерым бүлекләрне тутыру үзенчәлекләре хакында фикер алышты.

Әлеге чарага белгеч буларак Казан федераль университетының инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов чакырылды.

MUSLIMOL – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге. Бүлек мөселманнар өчен социаль проектлар эшләп чыгару һәм аларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot