news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда соңгы ярты гасырда температура рекорды теркәлгән

Бүген температура 7,3 градус җылыны тәшкил итте

 (Казан, 17 март, «Татар-информ»). «Казань-Сокол» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан башкаласында чираттагы температура рекорды теркәлгән.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бүген температура 7,3 градус җылыны тәшкил иткән, бу элеккеге абсолют температура рекордыннан 1,2 гә югары.

Казанда иң югары абсолют температура 1965 елда теркәлгән, ягъни 50 ел элек.

news_right_1
news_right_2
news_bot