Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда соңгы атнада бәрәңге бәясе 8,5 процентка арткан
Икмәк һәм пешкән казылык бәяләре үзгәрмәгән
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, бер атнада Казанда бәрәңге бәясе 8,5 процентка арткан, кәбестә – 5,2, суган – 3,3, кишер – 1 процентка. Бу хакта Татарстанстат, төп туклану продуктлары бәяләренең атналык мониторингына нигезләнеп, белдерә.
Шулай итеп, зарарсызландырылган сөт (1,5 процентка), дөге, тары ярмасы, сыр, карабодай, көнбагыш мае, туңдырылган балык (0,7-1,1), каймак, алма, токмач (вермишель), сыер мае, шикәр, тавык йомыркасы (0,1-0,4) арткан.
Сыер ите, бодай оны һәм майлы эремчек бәяләре 0,3-0,4 процентка төшкән, тавык ите һәм тоз – 0,1 процентка.
Икмәк һәм пешкән казылык бәяләре үзгәрмәгән.
Идел буе федераль округы төбәкләре үзәкләре арасында Казанда каймак һәм бодай оны иң арзаны санала. Шулай ук, башка төбәкләр белән чагыштырганда, сыер ите, тавык ите, майлылыгы 2,5 һәм 3,2 процентлы зарарсызландырылган сөт, сыер мае, тавык ите, сыр, тоз, бәрәңге, суган, алма бәяләре дә түбән булуы күзәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз