Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда соңгы 8 елда рекордлы югары температура теркәлгән
Уртача температура нормадан 13 градуска югары
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген 15.00 сәгатьтә Казанның Авиатөзелеш районы территориясендә һава температурасы соңгы 8 елда иң югарысы – 2,7 градус җылы булуы күзәтелгән.
Элек иң югары температура 2007 елда 2,5 градус җылы булган иде, дип белдерә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Синоптиклар мондый җылы һава торышын Татарстанның актив Атлантик циклоннар йогынтысында булуына сылтый: бик җылы дымлы һава төньяктан салкын һава массаларын тоткарлый. Хәзерге вакытта республикада тәүлекнең уртача температурасы нормадан 13 градуска югарырак, ә көндезге температуралар - рекордлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз