Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда соңгы 5 елда полиомиелит 40лап йогышлы авыру бөтенләй теркәлми
Казанда йогышлы һәм паразитлар тарафыннан таратыла торган авырулар турында сүз булды
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда йогышлы һәм паразитлар тарафыннан таратыла торган авырулар белән җәфаланучылар шәһәрнең 100 мең кешесенә уртача 25,5-30 мең туры килә – бу күпьеллык күрсәткечләрнең уртачасы санала. Шул ук вакытта соңгы 5 елда полиомиелит, корсак тифы, дифтерия, түләмә, туляремия, тартышу (столбняк) һәм башка аеруча хәтәр 40лап йогышлы авыру бөтенләй теркәлми. 2005 елгы белән чагыштырганда, хәзер кызылча йоктыру очраклары 29 тапкырга кимегән, эпидпаротит – 17 тапкырга, грипп – 15 тапкырга, туберкулез – 1,3 тапкырга, В гепатиты – 4 тапкырга һ.б.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Алмас Имамов хисабында шулар хакында әйтте. Мондый нәтиҗә халыкны массакүләм иммунизация уздыру бәрабәренә ирешелде, дип саный ул. В гепатиты йоктыру очраклары, 2000 ел белән чагыштырганда, 50 тапкырга кимеде: ике гасыр чигендә 100 мең кешегә 62,2 кеше туры килсә, былтыр – 1,22 генә; ә балалар арасында 2006 елдан бирле андый очраклар теркәлмәгән, шулай ук полиомелит, тумыштан кызылча һәм дифтерия дә, ди А.Имамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз