news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сноукайтинг буенча Бөтенроссия фестивале көтелә

Сноукайтинг буенча ярышлар беренче тапкыр шәһәр бәйрәме дәрәҗәсендә оештырыла.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 7 гыйнварда Казанда сноукайтинг буенча Бөтенроссия фестивале үтәчәк. 7 еллык тарихында беренче тапкыр сноукайтинг буенча ярышлар Казанда шәһәр бәйрәме дәрәҗәсендә үткәреләчәк, дип хәбәр итә Казан хакимияте матбугат хезмәте.

Бу көнне Казансу елгасы бозын парашютка охшаган, төрле төстәге кайтлар, һава очыргычлары биләп алачак. Фестивальне оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданда оештырылачак. Бәйрәм кунакларына җыр-бию коллективлары чыгышлары, шулай ук кышкы уеннарда катнашырга, кышкы кайтинг буенча мастер-класслар узарга, шулай ук милли ризыкларны татып карарга тәкъдим ителәчәк. Көн азагында лазерлы шоу көтелә.

Сноукайтинг – экстремаль паруслы спортның рәсми һәм тиз үсүче төре. Бу спорт төрендә спортчы җил көчен кулланып, парашютны хәтерләткән кайт белән идарә итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot