news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сноуборд буенча Дөнья Кубогының этабы финанс сәбәпләр аркасында уздырылмаячак

Казанда сноуборд-кросс һәм параллель слалом буенча Дөнья Кубогының этабы 24-26 февральдә үткәрелергә тиеш иде.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Халыкара чаңгы спорты федерациясе Казанда сноуборд-кросс һәм параллель слалом буенча Дөнья Кубогы этабын финанс сәбәпләр аркасында үткәрелмәве турындагы мәгълүматны раслады. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтенә сылтама биреп, ТАСС хәбәр итә.

“Ярышлар финанс сәбәпләр аракасында үткәрелми,  – диелә хәбәрдә. –  Хәзер Россия Халыкара чаңгы спорты федерациясе белән берлектә шул ук числода үткәрү өчен башка урынны эзләү белән мәшгуль”.

Сноуборд-кросс һәм параллель слалом буенча Дөнья Кубогына ярышларның этабы Казанда 24-26 февральдә узарга тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot