news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Snickers URБANиЯ-2007» урам культурасы фестивале узачак

Казанда «Snickers URБANиЯ-2007» урам культурасы фестивале узачак

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкта «Snickers URБANиЯ-2007» урам культурасы фестивале узачак. Татарстан әлеге чара уздырылачак 10 шәһәрнең берсе булды.

Бүген җиде мәйданчыкта bmx, bmx flat, sk8, aggressive inline, граффити, MC, брейк-данс кебек дисциплиналар буенча ярышлар үткәрер дип көтелә. Фестиваль алдынгыларны бүләкләү һәм фестивальнең махсус кунаклары - «Bomfunk DJ’s» әзерләгән зур тамаша белән тәмамланачак. Бу – бөтен Ауропада үзенең уңыш казануы белән билгеле легендар «Bomfunk mcs» төркеменең эшкәртелгән һәм яхшыртылган варианты.

news_right_1
news_right_2
news_bot