news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Слэм» фестивалендә бөтен илдән килгән шагыйрьләр чыгыш ясаячак

27 августта «Черек күл» паркында «Слэм» бөтенроссия заманча шигърият фестивалендә бөтен илдән публицистлар, шагыйрьләр һәм әдәби конкурслар лауреатлары чыгыш ясаячак.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, фестивальгә керү ирекле, тамашачылар өчен теркәлү инде ачык.

«Слэм» программасы ике өлешкә бүленгән: көндез мәйданда китап маркеты һәм своп, төрле нәшриятларның вәкилләре белән әдәби лекторий оештырылачак, шулай ук биредә балалар арасында шигырь укучылар конкурсы узачак. Кич белән паркта «Башка сүз» шигъри спектакле, бөтен Россиядән килгән заманча шагыйрьләр чыгышы һәм «Слэм» заманча шигърияткә ярдәм итү программасы резидентларыннан шигъри перфоманс планлаштырылган.

Тулы программа анонсы тиздән «Слэм»ның Telegram-каналында һәм «Вконтакте» социаль челтәре берләшмәсендә басылачак.

Фестиваль тамашачыларны поэзия формалары һәм юнәлешләре белән таныштыру, шәһәр халкына чыгыш ясаучы артистлар үрнәгендә шигъриятнең ни дәрәҗәдә төрле булырга мөмкин булуын һәм безнең һәркайсыбыз көндәлек тормышыбызда шигырь белән ничек еш очрашуын күрсәтү максатыннан оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100