news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сирена яңгырады: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итү системаларын тикшерде

Бүген Татарстанда, Россиядәге кебек үк, хәбәр итү системаларын планлы тикшерү уза. Тикшерү 10.43 сәгатьтә башланды. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчеләре Казанда сиреналар яңгыравын видеога төшерде.

Мәгълүмати хәбәр барлык телеканалларда һәм радиостанцияләрдә трансляцияләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итү системаларының эшкә сәләтлелеген раслау өчен мондый тикшерүләрне даими рәвештә үткәрә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, сирена тавышын ишеткәч, тынычлык сакларга һәм паникага бирелмәскә, телевизорны – теләсә нинди каналны яки радионы кабызырга һәм мәгълүмати хәбәрне тыңларга кирәк. Тикшерү сигналы буенча ниндидер гамәлләр кылырга кирәкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100