news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Шираз – Иран энҗесе» баннерлар күргәзмәсе ачылды

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының элеккеге Спас-Преображенский монастыре территориясендә «Шираз – Иран энҗесе» баннерлар күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә борынгы шәһәрнең истәлекле урыннары фотосурәтләре тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Күргәзмәгә килүчеләр, Иран фотографларының безнең эрага кадәр VI гасырдан алып XX гасыр башына кадәр төзелгән Ширазның архитектура энҗеләрен сурәтләгән эшләре белән таныша алачак.

Экспозициядә безнең эрага кадәр VI-IV гасырлардагы «Нәкше-Рөстәм» некрополен, VI гасырдагы Персеполь һәм Бөек Кир каберлеген, VII гасырдагы Дельгош бакчасын, IX гасырдагы «Джаме Джаме» мәчетен һәм «Шах Черах» изге урынын, X гасырдагы Коръән капкасын, XVIII гасырдагы «Кәримхан» ныгытмасын күрергә була.

«Шираз – Иран энҗесе» күргәзмәсе Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр әлеге күргәзмә белән Һиндстан, Көньяк Корея, Венгрия, Катар һәм Пакистан халкы хозурланган. Фотосурәтләрнең бер өлеше Казан проекты өчен махсус сайлап алынган.

Теләге булган һәр кеше әлеге үзенчәлекле сурәтләрне килеп карый ала. Күргәзмә 20 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Чара бушлай оештырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot